«#ВМЕСТЯРЧЕ» Бөтенроссия укучыларның иҗади, проект һәм тикшеренү эшләре конкурсының региональ этабында Кнәз мәктәбе укучысы Цыганков Григорий «Иҗади һәм тикшеренү проектлары» номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ил геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка туган авылы Иштирәккә керү юлында стела куелды. «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында салынган һәйкәлне ачу тантанасында иштирәклеләр, район хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, стела кую эшен башкарган кешеләр катнашты.
Яшәешебезгә «Игелек кыл» марафоны Фаил Камаев район башлыгы булып эшли башлаган елны килеп кергән иде. Шушы тирән мәгънәле чара ике-өч елда гына да изге күңелле, мәрхәмәтле райондашларыбыз ярдәме белән күп авыруларның хәлен җиңеләйтергә булышты.
«Энергетик» мәдәният сараенда район башлыгы игелек марафонының чираттагысына старт бирде. Чара елдагыча бәйрәм төсендә оештырылган иде. Фаил Мисбахович аны моңсу бәйрәм дип атады. Чынлап та, бу көнне сәхнәгә чакырып бүләкләнгән, видеоязмаларда тормышларының берничә мизгеле генә күрсәтелеп тә, йөрәкләрне тетрәндергән кешеләрнең язмышлары берәүне дә битараф калдырмаслык шул. Ә андыйлар ярдәм өмет итә. Тукай районында 3 меңнән артык инвалид яши, шуларның 176сы балалар. «Аларга ярдәм итә алу – сәламәт кеше өчен бәхет. Күңелләребезгә рәхәтлек, рух байлыгы өсти», – диде район җитәкчесе. Һәм: «Бу суммалар тиешле адресатларын табар», – дигән сүзләр белән марафонның хисап комиссиясенә район хакимияте коллективының 157 мең сумлык кертемен тапшырды.
Марафон инвалидлар ункөнлеге кысаларында үтте, анда район инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге турында мәгъ-лүмат бирелде. Җәмгыять-нең җитәкчесе Галимҗан Зарипов район күләмендә һәм авыл җирлекләрендә үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Узган елгы «Игелек кыл» акциясендә җыелган 1 млн 750 мең сумның быел нинди максатларга тотылуына хисап тотты. Инвалид коляскасы, авырулар өчен махсус диван һәм караватлар, матраслар, дарулар һәм башка дәвалау чаралары, кирәк-яраклар – барлыгы 1 млн 481 мең 781 сумлык булган. Галимҗан Сәетҗанович оешма һәм предприятиеләрнең адреслы ярдәме 187 мең 969 сумлык булганын да әйтте. «Киләсе елда да инвалидлар тормышына битараф булмасак иде», – дип өндәде.
«Энергетик» сәхнә-сенә бер-бер артлы кү-тәрелгән коллективлар һәм җитәкчеләр һәркайсы фонд казнасына үз өлешен салды. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән бергә чыккан авыл җирлеге башлыклары 40 мең сум кертте. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов хуҗалыклар һәм барлык тармак хезмәткәрләре исеменнән 320 мең сумны тапшырды. Елның авыр килүенә карамастан, эшмәкәрләр өлеше дә саллы булды: район эшмәкәрләре исеменнән сүз алган Айгөл Ханова барлыгы 235 мең сум җыелганлыгын әйтте. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмир Яппаров төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларыннан барлыгы 320 мең сум күчерелүен белдерде. Фондка Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең өлеше дә керде. Алар да шулай ук сәхнәгә чыгып, теләктәшлек белдерделәр, марафон казнасына үз өлешләрен керттеләр.
Шушы урында мәдә-ният һәм социаль яклау хезмәткәрләренең көче белән әзерләнгән кичәнең оешкан төстә үтүен һәм аларның бу тырышлыгы акциягә керткән өлешләре итеп кабул ителүен дә әйтергә кирәк.
Көндәлек хезмәтләрендә инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чик-ләнгән кешеләр белән очрашып торучылар, алар белән якыннан торып эшләүчеләр бар. Социаль яклау хезмәт-кәрләренең хезмәт вазифасы нәкъ менә шуннан гыйбарәт тә. Әмма алар акциядән дә читтә калмады: бүлек башлыгы Эльмира Ахунова барлык тармак белгечләре исеменнән фонд казнасына акчалата өлеш кертте.
Медицина хезмәткәр-ләренең дә һөнәри бурычлары – авыруларның хәлен җиңеләйтү. Район үзәк дәва-ханәсе баш табибы урынбасары Резедә Мөхәммәтшина үзләрен инвалидларның күңел халәтен дә аңлаучылар дип атады һәм фондка 200 мең сум акча тапшырды.
Сәхнәгә бердәм булып күтәрелгән педагоглар исе-меннән сүз алган мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин да: «Безнең укытучылар көн саен биш мең бала белән күзгә-күз очраша, алар арасында инвалидлар ике йөзгә җитә яза. Мөмкинлекләре чикле балаларның хәлен без яхшы беләбез», – дип ассызыклады һәм педагоглар туплаган 205 мең сумны хисап комиссиясенә тапшырды.
«Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер» дигән әйтем бар. Әмма халык белә, яхшы гамәлләр турындагы әйбәт хәбәрләр тарала, теләктәшлек тә таба. Әнә бит, Тукай районында Игелекле марафон уздырылуын хәзер республикадан читтә дә беләләр, хәтта катнашалар да. Моның ачык дәлиле – Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәрендәге хәйрия фондыннан килеп ирешкән ярдәм. «Достижение» дип аталучы әлеге фонд Теләнче Тамактагы интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларның күңелләрен күрү җаен тапкан. Иске Дөрештә янгыннан зыян күрүчеләргә булышкан. Район башлыгының Рәхмәт хатын алырга сәхнәгә чакырылган фонд вәкилләре мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге бирелгәнгә рәхмәт тә әйттеләр әле.
«Энергетик» сәхнәсе дә, тамаша залында утыручылар да бу көнне хыялларның чынга ашуына шаһит булдылар. Мәрхәмәтле райондашларыбыз авыру балаларның күңелен күреп савап җыйды.
Боерган кызы Ләйсән Шамилова башта үзе бүләк ясады: бик тырышып, бөтен күңелен биреп, матур җыр башкарды. Аннары аңа: «Игелеккә кеше кешедән өйрәнә. Ләйсән, сине бәхетле итәсебез килә!» – дип, ТР Пенсия фонды идарәсе башлыгы исеменнән бассейнга йөрү өчен сертификат һәм наушник бүләк иттеләр.
Яңа поселогында яшәүче Риназ Шәрифуллин тиз йөрешле велосипед турында хыялланган. Аның хыялы турында «КамаТрансНефть» оешмасы җитәкчесе Равис Хашимов ишеткән. Һәм Риназ велосипедлы булды.
Яңа поселогыннан Шакировлар гаиләсендә Ильяс исемле авыру малай үсеп килә, аны тәрбия кылу чыгымнары арта тора. Бу гаилә өйләренә ремонт ясау хыялы белән яши. «Альфа» компанияләр төркеме җитәкчесе Павел Лебедев Шакировларга ярдәм йөзеннән 100 мең сумлык сертификат алып килгән.
Ярдәм дәвамлы була. Бәтке авылыннан Кичатыйлар моны яхшы белә. Йортлары янып торыр урынсыз калган бу гаиләгә тукайлылар өйле булырга ярдәм итте. Янгыннан соң тернәкләнүе, тормышны рәткә салуы авыр. Ләкин Виктория әле кечкенә, өстәвенә, авыру да. Ул планшет турында хыяллана. Кызчыкка район башлыгы Фаил Камаев планшет-компьютер бүләк итте.
Калмиядән Рәдис Мөс-лиховка «Агросила» АҖ элеваторы җитәкчесе Фәнис Таҗетдинов телефон алып килгән. Рәдиснең генә түгел, аның әнисе Гөлчәчәкнең дә хыялы бар икән: зур сәхнәдә чыгыш ясау. «Энергетик» сәхнәсендә җыр башкарып, ул да теләгенә иреште.
Декабрь – Кыш бабайга хат яза, аннан бүләк көтә торган вакыт. Ә менә Казаклар авылы кызы Миләүшә Шаһиевага хыялындагы ноутбукны «Тукай су каналы» җитәкчесе Григорий Петров Кыш бабайдан да алдарак китереп җиткерде. Сосновый Бор егете Нияз Сәйфиев та ноутбуклы булды, аңа бүләкне «Татарстан коммуналь челтәрләре» предприятиесе башлыгы Риф Миңнекәев ясады.
Районда үткәрелә торган акцияләрдә, һәртөрле чараларда катнашып килүче, тукайлыларның ярдәмчесенә, чын дустына әверелгән «Чаллы икмәге» АҖ директоры Рафаэль Юнысов «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек булды. Бу хакта ишеткәч, Рафаэль Сөләйманович бераз уңайсызланып калды һәм Фаил Камаевтан исемнең символын – статуэткасын кабул итеп алганда: «Тукай районында бу мәгънәле исемгә лаек кешеләр күп икәнен беләм. Миңа бирергә карар иткәнсез икән, алмый хәлем юк», – дип рәхмәтен белдерде, Игелек марафонының «Мактау китабы»на имзасын салды.
Рафаэль Юнысов, әлбәттә, буш кул белән килмәгән: ул авыру кызчык Алия Сәйфетдиновага операция ясату өчен акчалата ярдәм итәчәген әйтте. «Шушындый акцияләрдә район башлыгының үз почеркы, аңа гына хас эш стиле күренә», – дип марафонга мөнәсәбәтле фикерен дә, барлык тукайлыларга: «Барыгызга бер фикердә булып, бер йодрык кебек яшәргә язсын!» – дигән теләкләрен дә белдерде Рафаэль Сөләйманович.
Игелек марафоны елъяз-масының өр-яңа битен ачтык. Ел дәвамында ул игелекле эшләр һәм миһербанлы кешеләр исемлеге белән тулылана барыр, чөнки марафон – дәвамлы чара. Сәламәтлеккә туенмаган кешеләргә акчалата һәм әйберләтә ярдәм итәргә, игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Халыкта да «Игелекнең иртәсе-киче юк» диләр бит. Ә матди ярдәмгә кушып бүләк ителгән йөрәк җылысының кыйммәте һәм шифасы тагын да зуррак.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/omet-nury-snmsen
2020 елның 11 декабрендә, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Чечняда һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган Митинг үткәрделәр.
Чарада Кнәз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойлов, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, мәктәп укучылары, «Родина»патриотик клубы әгъзалары катнашты.
2020 елның 12 декабрендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар Татарстан поселогы үзәгендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган«Мин Россия гражданины!" дигән чара уздырды.
2020 елның 7-16 декабрендә Россия Федерациясендә финанс белем буенча өченче бөтенроссия онлайн-зачеты (алга таба – финанс зачеты) үткәрелә. Проект һәр гражданга онлайн-режимда үзләренең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек , кертемнәр, кредитлар, страхование турындагы 30 сорауга һәм башка актуаль темаларга җавап бирә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-14декабрендә урыны белән аномаль-салкын һава торышы күзәтелә, ул һава температурасы уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20 -25° градуска кадәр, аерым районнарда -28°. Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр сакланачак.
COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте 14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешне саклау турында Кисәтү
2020 елның 8 декабрендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды. Инвалид булган кешеләргә социаль яклау бүлеге начальнигы Ахунова Э. Н., волонтерлар берләшмәсе рәисе Хаҗиев Ә.У., "Шәфкать" үзәге психологы Сәйфуллина А. М. интернат-йортта яшәүчеләргә тәмле чәй әзерләделәр.