2020 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кадастр палатасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрдә техник хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Үзе белән аралашу, чын күңелдән хәленә кереп сөйләшү авыру кеше өчен олы бәйрәмгә тиң. Ә менә матди ярдәм дә күрсәтелсә, алар өчен олы бүләк. Бәхеткә, бар ул булышырга атлыгып торган киң күңелле, юмарт кешеләр. Кайда ничектер, безнең Иштирәк авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар андый ярдәмне һәрвакыт тоеп яши.
Тукай муниципаль районының "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районының "Игелек кыл"хәйрия марафоны узды.
Халыкара Инвалидлар көнен билгеләп үтүнең тормышыбызга уңай бер яңалык булып килеп керүенә утыз елга якын вакыт үтте.
Безнең Борды авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән 88 кеше яши. Әлеге шәфкатьлелек декадасын тулы канлы, кешегә куаныч китерерлек итеп үткәрү өчен алдан ук хәстәрен күрәбез: мәдәни чаралар әзерлибез, иганәчеләр эзлибез, бүләк-күчтәнәчләр хәстәрлибез. Авыруга тарган кешенең күңелен күрү, аның җәмгыятьтә үз урыны булуына инандыру безнең изге бурычыбыз.
9 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Чараның хөрмәтле кунагы РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров булды. Ул катнашучыларны котлады һәм 2 Тукай гаиләсенә сертификатлар тапшырды.
2020 елның 9 декабрендә Кнәз мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният йорты методисты Роза Вакыйф кызы Зарипованың «Тормыш агамы» пьесасы буенча куелган«Урланган гомер» спектакле күрсәтелде.
Бәтке авылы "Салават күпере" җыелма хореография коллективы "Камские истоки ""милли мәдәният төбәк фестивалендә 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә даек булды
Бекафест 2020 " Республика конкурсы узды. Тукай районы балалар сәнгать мәктәбенән "Сандугач" ансамбле һәм Айзилә Фәрхетдинова финалист булдылар