Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 23 ноябрендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Бу чирдә антибиотикларны куллану авыруны гына саклап калмыйча, җитди тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин:
ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар;
✔ ️ бронх спазмнары;
✔ ️ аритмия.
Август башында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы дөньяда беренче COVID-19 профилактикасы өчен вакцина теркәгән. Аны "Спутник" дип атаганнар.
2020 нче елның 20 ноябрендә Кенәз мәдәният йортында балалар белән "Балалар өчен 100чара" дигән конкурс-уен программасы үткәрелде. Чара барышында балачак, тынычлык һәм яхшылык турында җырлар яңгырады, балалар дуслык әйлән-бәйләне уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.
Бүген Шилнәбаш авылында Башкарма комитетның яңа бинасы һәм төзекләндерелгән парк ачылды. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы Фаил Камаев катнашында узды.
"Тәмәкене алмага алыштырабыз!"Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган акция
20 ноябрь-Бөтендөнья балалар көне. Әлеге матур датага багышлап Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучылары өчен «Китаплы Салават күпере» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.
Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 21 ноябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
24 һәм 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Бөтенроссия консультацияләр атнасы кысаларында, ведомство экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү, шулай ук сатып алыр алдыннан милекне тикшерү ысуллары турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр.
17.11.2020 Тукай муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Беренче мәсьәлә-районда эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның торышы турында мәгълүмат иде. Сүз бүген коронавирус йогышы (COVID-19) таралу шартларында эшмәкәрлек хәрәкәте ничек баруы һәм узган чорда нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында барды. Шуңа бәйле рәвештә, мөрәҗәгать иткән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт программаларында катнашу механизмын аңлату буенча консультация ярдәмен күрсәтүне дәвам итү тәкъдиме кертелде.