Басу-кырларда эш тәмамланды. Техника да эштән туктап язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела.
Бордыбаш халкы чишмә ачу тантанасына җыелды. Бу бәйрәмгә авылның олысы-кечесе килгән иде. Чишмәне рәсми рәвештә ачу тантанасында авыл мәчетенең имам-хатыйбы Хәмзә Мөхәммәтҗанов изге җомга көнендә Коръәни Кәримнән сурә-и аятьләр укыды, җыелган халыкка изге теләкләрен юллады: «Иманыбыз каты җир катламнарын тишеп чыккан саф сулы чишмә суыдай чиста, көчле булсын. Аллаһ Тәгалә биргән, кеше куллары белән ачылган чишмәбез игелекле хезмәт итсен!» – диде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә.
Рәсем конкурсында катнашу өчен 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Балаларга үз шәһәрләрен, бистәләрен, авылларын, Бөтенроссия халык санын алу эмблемасы яки талисманы төшерелгән кече ватанының төрле истәлекле урыннарын һәм төрләрен ясарга тәкъдим ителә.
Конкурс эшләре 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр (Мәскәү вакыты белән 12:00гә кадәр) кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019-2020 елларга конкурс чараларын үткәрү планы нигезендә «Глобальләшү-хәзерге дөнья чынбарлыгы»XIV Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр нигезендә, коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, Республика фәнни-гамәли конференциясе читтән торып, докладчылар катнашыннан башка узачак.
Конкурста Тукай районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр конкурс положениесендә күрсәтелгән юнәлешләр буенча билгеләнә һәм акчалата бүләк тапшырыла.
Бүген 23 ноябрьдә иртәнге 6дан 9га кадәр Тукай районының юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре «Тоннель»рейды үткәрделәр. Ул Яр Чаллы-Сарман трассасының беренче километрында үтте.
Татарстан Хөкүмәте пандемия вакытында һәм аның тарафыннан чикләү чаралары вакытында эшмәкәрләр өчен ташламалы кредитлар бирү системасын эшләгән.
Бу максатларга республика бюджетыннан 1,3 млрд. сум бүлеп бирелгән
2020 елның 23 ноябрь көненә Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча оператив мәгълүмат