5000 сум Россия Федерациясе гражданлыгын алган һәм 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала туган (яки уллыкка алынган) гаиләләргә бирелә. Шулай итеп, түләүне 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр туган һәр балага бирелә.
«Автомобильсез көн» Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненә багышланган экологик акция
Шилнәбаш авылында «игелекле эшләр атнасы»акциясе кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә китап, журнал, гәҗит һәм Портнова Анна Сергеевнаның торак йортында бүлмә җыештыру эшләре алып барылды
Гаризаны ничек бирергә? Тулырак мәгълүмат безнең инфографикада.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
2020 елның 1 сентябрендә, Татарстан поселогы үзәгендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Тынычлык күгәрчене»патриотик акциясе үткәрделәр. Дөньяның иң танылган символларының берсе-Күгәрчен, чөнки сугыш вакытында күгәрченнәр кешеләр белән бергә элемтәчеләр сыйфатында яхшы хезмәт итәләр һәм каты сугышлар вакытында бердәнбер элемтә чарасы булып кала.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
2020 елның 18 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Бәтке урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде.