ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 18 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Бәтке урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде.  

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир»түләү системасы карталарына күчереләчәк.

«Төзүче» стадионы янындагы мәйданда ,Тукай районыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.

 

  2020 елның 22 сентябренә интенсив метеорологик күренешләр турында Консультация -кисәтү

Сыерның сөте телендә, диләр безнең халыкта. Малкайларны кирәгенчә карамасаң, ашатмасаң, сөтне күп итеп бирми шул алар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көнгә 14600 кг сөт савып алына, бу узган елгыдан 700 килограммга күбрәк. Сыерны тиешенчә ашатмый, азыкны төрләндерми генә савымны арттырып булмаганлыгын яхшы белә сәйдәшлеләр, шуңа маллар өчен азык әзерләүгә бик җитди карыйлар. Ел әйләнәсе җитәрлек итеп сенажын да, силосын да салып куялар. Бүген биредә силос салу тулы куәтенә бара.  

Тукай районында сугышчы - интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такталар ачу тантанасы узды. Мемориаль такталарны Борды һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә Кузьма Левашов, Рамил Мифтахов һәм Марсель Кыямов ачтылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 02 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

2020 елның 23 сентябрендә ,13.00 сәгатьтә  Тукай муниципаль районы Советының I оештыру утырышы узачак.

Тукай муниципаль районы 2020 елның 21 сентябренә авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат.

Район авыл хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча оператив белешмә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International