Исегезгә төшерәбез, COVID-режимда эшләүче Тукай РҮХ табибларына һәм шәфкать туташларына ярдәм итү максаты белән "Якты юл" газетасы редакциясе «Рәхмәтле булыйк»акциясен игълан итте.
Княз авыл җирлеге Казиле авылында яшәүче пенсионер, 2 группа инвалид Абрамов Василий Семеновичка Тукай районы хәйрия ярдәме комиссиясе карары нигезендә, йорт өчен пластик тәрәзәләр бүлеп бирелде.
26 август көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 3 гаиләгә сертификатлар тапшырылды.
«Игътибар балалар» акциясе кысаларында Тукай районы балалар бакчаларында балаларның имгәнүен профилактикалау буенча " Юл йөрү кагыйдәләре һәркемгә тиеш» дигән спектакль күрсәтелде
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балаларның һәм яшүсмерләрнең юлда үз-үзләрен тотышы күнекмәләрен торгызу максатларында 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында " Игътибар-балалар!»дигән оператив-профилактик чара старт ала
2020 елның 7 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 бала һәлак булган һәм 254е имгәнгән.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Борды авылының "Чулпан "балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде
Һаваның максималь температурасы көндез +27..+30˚.
Тәмәке тартучы үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәге тартмаучы кешеләрнең исәнлекләренә дә зыян сала. Төрле яман шеш авыруларының чыганагы булып тәмәке тарту, аның нәтиҗәсе булып тәмәке тартучының үзенең һәм башкаларның исәнлекләренә зыян китерү тора.
Тукай районында соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре ачуга зур әһәмият бирелә. Заманча, зәвыклы итеп төзелгән бакча биналары сафка баса. Әйтик, узган ел Иске Җирекледә, быел Әҗмәкәйдә яңа бакчалар файдалануга тапшырылды. Иске Җирекледәге «Тургай» балалар бакчасы 2019 елның 20 февралендә ачылган иде.
Ачылыш вакытындагы чыгышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бюст ачылу - аны хөрмәт итү билгесе генә түгел, тәрбияви вакыйга да, дип билгеләп үтте. "Минтимер Шәрип улының тормыш юлы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Без яшь буынны, чын патриотларны әнә шундый үрнәктә тәрбияләргә тиеш,"- диде Миңнеханов. Шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, Минтимер Шәймиевны укытучы буларак кабул итүен әйтте.