ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Боерган авыл җирлегендә матур тормыш юлы узып, бүген 90 яшен тутыручы өлкәннәребез байтак. Июль аенда Колыш авылыннан Фаянур Ханнанова, Таулар авылыннан Мәгърифә Таҗетдинова, Боерганнан Тәгъзимә Әхмәтоваларны олуг юбилейлары белән котладык. Аларга Россия Президентының котлау открыткасы тапшырылды, истәлеккә бүләкләр бирелде

Бу акциянең максаты- ярдәмгә мохтаҗ, авыр хәлле балаларга ярдәм күрсәтергә оешма-предприятияләрнең һәм халыкның игътибарын җәлеп итү.

Бөек Ватан сугышы тарихы турында 25 сорауга җавап бирегез — белемнәрне тикшерегез һәм яңаларын алачаксыз.

    2020 нче елның 14 августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гулия Миннекаева «Экстремизм-терроризмга каршы профилактик эш» темасына төркемле дәрес үткәрде. 

 10 нчы август 2020 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча онлайн гамәли дәрес үткәрде. 


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсе искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр, социаль хезмәтләр алу хокукына ия, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Бүгенге көнгә 800 гектарда чәчелгән ,шуның 220 гектары-көзге арыш һәм 580 гектары-көзге бодай.

"Кама" агрофирмасы ҖЧҖ шикәр чөгендерен җыюга керештеләр.Бугенге көнгә 13 гектардан  1403 тонна чөгендер җыелган, уртача уңыш-310 цн\га.

Кнәз мәдәният йортының «Умырзая» бию ансамбле (җитәкчеләре Марина Александровна Межуева, Александра Дмитриевна Тартаринова) «АЛТЫН мәйдан» мәдәни-агарту проектының «АТЛЕШ» Халыкара этноконкурсында читтән торып катнаштылар һәм  I дәрәҗә лауреат булдылар.

«Татэнергосбыт» АҖ компания сервисларын популярлаштыру өчен халык арасында «Гади генә сорауларга җаваплар»дигән социаль проект чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International