Строй һәм җыр смотр-конкурсының финалы  

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек " спорт комплексында, 2019 елның 24 апрелендә, 5-7 яшьлек балалар һәм 7-8 сыйныф укучылары арасында строй һәм җыр смотр-конкурсының финалы узды . Катнашучылар: сайлап алу турының җиңүчеләре булды. Сәламләү сүзе белән Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Хөсниева Л. Р. чыгыш ясады.Шулай ук чарада  Шәрипов Р. В. Татарстан Республикасы хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге җитәкчесе урынбасары. Рядминский С. М., хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы., Сперанская Л. А. мәктәпкәчә белем бирү буенча методистыкатнашты һәм чыгыш ясадылар.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча Кече Шилнә мәктәбе командасы абсолют җиңүче булды , Бәтке мәктәбе командасы – 2, Биклән мәктәбе командасы 3 урын алды.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укучылары арасында: «Ак каен» (Түбән Суыксу)балалар бакчасы командасы җиңүче булды, 2 урын – «Лебедушка» (п.Татарстан) балалар бакчасы командасы һәм 3 урын – «Зәңгәр вагон»(Круглое Поле поселогы)балалар бакчасы командасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International