2019 елның 22 июнендә Кнәз авыл җирлеге Чыршылы авылында милли бәйрәм-Сабантуй узды,авыл Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, күрше авыллардан кунаклар кабул итте. Матур итеп эшләнгән Чатыр кунакларны кайнар чәй, тәмле пироглар, милли ризыклар белән каршы алды. Бу-Чыршылы авылы халкының кунакчыллыгы ачык дәлил. Сабантуй Җәләлетдинов Әхмәтгали мулласының хәер-фатихасы белән башланып китте. Соңыннан халыкны бәйрәм белән Кенәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова котлады. Мәйданга беренчеләрдән булып Харматуллин Таһир Нурулла улы крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре чыкты. КФХ җитәкчесе-Таһир Нурулла улы Харматуллин үз хезмәтчәннәре адресына бик күп җылы сүзләр әйтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аннан соң мәйдан уртасына авылның иң өлкән кешеләрен чакырдылар. Фәйрүзә Зариф кызы Һәм Таһир Хөрмәтуллин аларның һәркайсы өчен кирәкле рәхмәт сүзләре таптылар, аларны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмне алып баручылар Чулпан Арсланова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Ләйсән Нургалиева бәйрәмдә катнашучыларга мактаулы кунаклар тәкъдим иттеләр. Сабан туеумарта оясыдай гөр килеп торды. Борынгы халык уеннары, биюләре оештырылды . Ветераннар да яшьләрдән калышмады. Чүлмәк вату, капчык белән йөгерү, таяк тарту һ.б. ярышларда катнашырга теләүчеләр күп иде. Вертикаль буенча баганаларга менү Татарстан поселогыннан Гибадуллин Артурга тиңнәр булмады. Иң мөһиме Сабантуйга көрәш. Традицион сарык һәм истәлекле бүләк "Тукай муниципаль районы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" тренер-укытучысы Тәнзил Рафаэль улы Хәмәдеевка бирелде. Халык ял итте, дуслары һәм якыннары белән аралашты, гомумән, вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Сабантуй югары эмоциональ күтәрелештә узды. Мондый күркәм милли Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә хәйрия ярдәме күрсәткән барлык иганәчеләргә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем һәм аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете телисе килә!