Алабуга һәм Әлки районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары ташламалы программа кысаларында ярдәм алган чираттагы предприятиеләр булган. Гарантия фонды йөкләмәләре аркасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеген үстерүгә 13 млн сум акча алды.
Шуның 8 млн сумын Алабуга районыннан «Җамалетдинов Илфар Фердинант улы» крестьян-фермер хуҗалыгы алган. Биредә 1441 гектар мәйданда бөртекле культуралар, рапс, көнбагыш һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Хуҗалык терлекчелек тармагын үстерүгә ташламалы кредит алган.
«Быел без терлекчелекне дә үстерергә булдык. Нәселле югары продуктлы таналар сатып алдык. Планда – сөтүткәргеч сатып алу. Проектның гомуми бәясе – 10 млн сум. «АК БАРС» Банк ГАҖ алынган займ ярдәмендә без 8 млн сум алдык. Гарантия фонды 3,8 млн сумга поручитель булды», – дип сөйләде КФХ башлыгы Илфар Җамалетдинов.
«Авылда эшкуарлык» программасында Әлки районының «Фәттахов Тәлгать Гомәр улы» крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан. Ул бөртекле, кузаклы һәм май культуралары, эре мөгезле терлек үстерә һәм сөт җитештерә. Хуҗалыкта 140 баш терлек Татарстан өчен генә түгел, Ульян өлкәсенә экспорт өчен дә сөт җитештерә. Җитештерүне үстерү өчен кредит 5 млн сум тәшкил иткән. Гарантия фонды 2,5 млн сумга поручитель булган.
Чыганак:Татар-информ