Главнова Екатерина Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

20 июльдә Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Главнова Екатерина Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтҗанова Э. М. ,Бәтке авыл җирлеге башлыгы М. А. Ионычев ,район ветераннар Советы Рәисе Г. С. Зарипов та килгән иде .Җылы һәм изге теләкләр белән юбилярга Россия Президенты В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм муниципаль район башлыгы Ф. М.   Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды  аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International