КФҮ бүлекләре/филиалларының эш графигы

2021 елның 22 октябре, җомга

Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ җитәкчелеге тарафыннан "Минем документлар " офисларында ЕСИА исәп язмасын расларга теләгән татарстанлыларга хезмәт күрсәтү вакытын арттыру турында һәм  ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ничек эшләве турында Карар кабул  ителде. 

Бу карар  аерым алганда,  РФ Дәүләт хезмәтләре порталында QR код алу өчен  кирәк.

Якшәмбе көнне Яр Чаллы шәһәрендәге КФҮ филиаллары 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшли, анда бары тик ЕСИА хезмәте генә күрсәтә.

Әлеге хезмәт күрсәтүгә өстәмә вакыт, якшәмбедән кала, сишәмбе көнне дә каралган – офис бу көнне 8.00 дән 20.00 гә кадәр эшләячәк.

Шул ук вакытта 8: 00 дән 11: 00 гә кадәр бары тик ЕСИА хисап язмасын раслау өчен мөрәҗәгать итүчеләрне генә кабул итү гамәлгә ашырыла.

4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә 8: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр барлык күпфункцияле үзәкләр дә ЕСИА хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтәчәкләр, ул РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR код алу өчен кирәк.

5 ноябрьдә КФҮтә барлык хезмәтләр спектрын алырга мөмкин булачак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.  +9..+12˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International