Өлкән яшьтәге кешеләргә мошенниклардан ничек саклану турыда түбәндәгеләрне белү Мөһим
Өлкән яшьтәге гражданнар тиз ышанучан булалар . Моңа төрле салымнар белән фатирларга үтеп кергән намуссыз кешеләр исәп тота да инде.Аларның визитыннан соң күпләр үзләренең соңгы акчаларын сыйфатсыз товарлар яки хезмәтләр өчен бирәләр. Мондый ысуллар белән сатыла торган товарлар һәм хезмәтләр ассортименты киң – косметик продукция, медицина приборлары, савыт-саба, исәпләү приборлары һ. б.
Еш кына сатучылар ялган таныклыклардан файдаланып һәм пенсионерның нинди дә булса адреслы ярдәм программасы гамәлгә керүенә апелляция биреп, дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең ролен үз өстенә ала.
Үзенне һәм якыннарыңны мошенниклар корбанынан ничек сакларга кирәк икәнлегенә берничә киңәш, кагыйдә:
1. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга сак карагыз. Чит кешеләргә паспорт бирергә, беркайчан да банк картасы мәгълүматларын атамаска: пин-код һәм СVV (картаның кире ягында өч урынлы код).
2. Әгәр сез картагыз блокировкалау яки акча средстволарын исәптән төшерү турында СМС-хәбәр алган алмагыз , СМС да күрсәтелгән номер буенча шалтыратмагыз!
3. Әгәр сезгә анкета яки сораштыру кәгазе тутырырга бирәләр икән, аларның эчтәлеген игътибар белән өйрәнегез.
4. Саклык белән фатир челтәр маркетингы, вак көнкүреш техникасы белән шөгыльләнүче кешеләрдән сатып алыгыз – товарлар мәҗбүри таләпләргә туры килмәскә мөмкин, ә аларның бәясе, кагыйдә буларак, уннарча тапкыр арта.
5. Косметологик хезмәтләрнең (массаж, «пилинг», чәч карау һ.б.) түләүсез демонстрацияләренә, косметиканы «үзенчәлекле» үзлекләр белән тәкъдир итүгә сак булыгыз.
Мондый товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне сатучылар, акча җитмәү турында ишетеп, гражданнарны эре суммаларга кредит килешүләре төзергә ышандыра. Мондый килешүләр буенча документлар еш кына катлаулы һәм буталчык, вак шрифт белән басылган. Сатучылар үҗәт һәм килешүне имзалау белән ашыктыралар.
Документларны игътибар белән өйрәнегез, укымыйча һәм аларның эчтәлеген аңлап бетермичә кул куймагыз.
Товарны сатып алганчы яисә хезмәт күрсәтүдә түбәндәгеләрне белергә кирәк:
- сатып алу кирәклеге турында мәсьәлә уйларга;
- инструкция белән танышырга;
- сатучыда булган барлык документларны игътибар белән өйрәнергә;
- аның эшен демонстрацияләүдән таләп итәргә;
- компетентлы оешмалар хезмәткәрләре белән киңәшләшергә;
- туганнарың һәм якыннарың белән киңәшергә.
Исегезгә төшерәбеә! Кулланучы килешү төзүдә ирекле, ә килешү төзүгә мәҗбүри тугел.
Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү.
"Кулланучылар хокукларын яклау турында" 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 10нчы маддәсе нигезендә кулланучыга җиткерелгән мәгълүматтан тыш, кулланучыларга күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм башкарыла торган эшләр турында түбәндәге мәгълүматны да җиткерергә тиеш:
• күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) исемлеге, аларны күрсәтү формалары һәм (яки) шартлары;
• күрсәтелә торган хезмәтләрнең стандартларны (булганда) буенча күрсәтмә ;
• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) вакыты;
• хезмәтне күрсәтүче анык зат турында мәгълүмат;
• хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) буенча килешүләр (квитанцияләр, башка документлар үрнәкләре;
• җитештерелә торган әйберләрнең үрнәкләре (модельләре), эскизлары;
• ташламалар алу хокукына ия категория кулланучылар исемлеге.
Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кагыйдәләрдә гражданнар белән төзелүче килешүләргә махсус таләпләр дә каралган.
Анда кулланучы белән килешү бәясен дә, башкарыла торган эшләрнең яки күрсәтелә торган хезмәтләрнең тасвирламасы да, башкаручының реквизитлары турында мәгълүмат да, заказны үтәү сроклары да, заказны кабул иткән затның вазыйфасын һәм имзасын да үз эченә алган мәгүлүмат булырга тиеш.
Мошенниклар корбаны булмас өчен ни эшләргә соң?
- Беренчедән бервакытта да таныш түгел кешеләрне фатирыгызга, йортыгызга кертмәгез. Әгәр чит кеше үзен полиция, дәүләт оешмасы хезмәткәре дип таныштырса, аның исем, фамилиясен, нинди максаттан килүен, таныклыгын күрсәтүен сорагыз. Аннары ул атаган оешмага шалтыратып мондый хезмәткәрнең барлыгын, нинди максаттан җибәрелгәнлеген белешегез. Әгәр таныш түгел кеше көч кулланып керергә омтылса, күршеләрегезне чакырыгыз, полициягә, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Чит кешегә документларыгызны бирмәгез, акча алыштырмагыз. Йортка килеп көнкүреш техникасы, дарулар, ашамлыклар, косметика һәм башкалар тәкъдим итүчеләрдән товар алмагыз.