2021 елның 27-28 ноябрендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест»XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале узачак.
Фестивальне үткәрү чорында Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россиянең күп төбәкләреннән 1000нән артык иҗади сәләтле балалар һәм яшьләр, дистәләгән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, үз эшләренең осталары – Римма Ибраһимова, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев, Миңгол Галиев, Риф Гатауллин, Рабит Батулла, Ренат Харис, Әнвәр Хәйри, Әсхәт Хисмәтов, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка профессионаллар катнашты.
Фестивальнең максаты-иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, шулай ук аларның талантларын һәм сәләтләрен ачу өчен кирәкле шартлар тудыру.
Фестивальдә катнашу өчен 2021 елның 15 ноябренә кадәр сайтта гариза тутырырга кирәк http://selet.biz .
Элемтә өчен җаваплы зат: Гөлназ Гатина, фестивальнең координаторы, Тел.: +7(900) 3268636.