"Бөек Ватан сугышы елларында Комсомол " дигән батырлык дәресе

2021 елның 30 октябре, шимбә

 . 2021 нче елның 29 нчы октябрендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Бөек Ватан сугышы елларында Комсомол " дигән батырлык дәресе әзерләделәр һәм үткәрделәр. Батырлык дәресендә Кенәз мәктәбенең 3 сыйныф укучылары педагоглар белән очраштылар.
«Яшь гвардия» яшерен оешмасы эшчәнлеге мисалында балаларда Ватанга мәхәббәт, актив гражданлык позициясе, укуга, иҗтимагый бурычларын үтәүгә аңлы мөнәсәбәт, милли үзаңны, халкыбызның тарихына һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү кебек сыйфатлар формалаштырырга тырыштылар. ВЛКСМ комсомол оешмасы ветераннары Кнэз мәдәният йорты методисты Роза Вакыйф кызы Зарипова  мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Любовь Николаевна Новикова, авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева чыгыш ясадылар.

Чара «кКомсомоллар – иреклеләр», «Краснодонның яшь геройларына» дигән видеороликлар, шулай ук презентацияләр белән үрелеп барды. Герой-комсомоллар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International