" Шоферга хат " акциясе узды

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

 2021 елның 31 октябрендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Шоферга хат»дигән махсус акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар, машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котладылар, акция турында сөйләделәр, юлларда әдәпле булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә дигән теләкләр белән хатлар тараттылар. Балалар юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына, аларның кечкенә тормышларына, дусларына, туганнарына һәм якыннарына куркыныч тудыручыларга карата үз карашларын белдерергә теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International