Татарстан Икътисад министрлыгы 24 августтан башлап бизнеска ярдәм итүнең республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлтелгән өстәмә чараларына старт бирде. Бүген эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын сайлауга һәм бәяләүгә яңа караш формалаштырылды, ул килеп туган икътисади вәзгыятьтән чыгу вакытында бизнеска чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа чаралар пакеты эшмәкәрләрнең максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Ярдәмне икътисадның авыл, урман хуҗалыгы, эшкәртү җитештерүе, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә тармакларында һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ала ала. Шулай ук ярдәм чаралары югары уку йортларын тәмамлаучыларга, җәмәгать туклануын оештыруга, сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының резидентларына, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектларына, үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшмәкәрләргә юнәлдерелгән.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең экспорт юнәлешле вәкилләре, шулай ук инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «Үсеш» микрофинанс продукты эшләнде. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган ставка буенча 3 айдан 24 айга кадәр кредитлау срогы белән, 1 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.
Моннан тыш, экспортерлар өчен презентацион һәм башка материалларны әзерләү һәм чит телләргә тәрҗемә итүдә, шулай ук продукцияне сертификацияләү һәм аны халыкара электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк.
"Бер процентлы" микрозайм буенча гаризалар федераль программалар белән охшаш рәвештә 1 ноябрьдән старт ала һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Икътисад министрлыгы ситуацияне мониторинглауны дәвам итәчәк һәм, санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән һәм чикләү чаралары гамәлдә булган чордан чыгып, гаризалар кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин.
Үзмәшгуль гражданнарга финанс ярдәменең адреслы чаралары да Министрлык тарафыннан тормышка ашырыла. Агымдагы елның 11 октябреннән үзмәшгуль гражданнарны субсидияләү программасы буенча 200 мең сумга кадәр гаризалар кабул итү дәвам итә.
2021 елда Татарстан Республикасында КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд. сум җибәрелгән, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның капиталлашуын исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд.сум тәшкил итә. Барлык КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, шул исәптән поручительлекләр, микрозаймнар, кредитлар, маркетейсларга чыгу буенча комплекслы хезмәтләр, продукцияне алга этәрү, ярминкәләрдә катнашу, бухгалтерия алып бару каралган.
Бизнес җәмәгатьчелеге тарафыннан аренда түләүләрен киметү яки кичектереп тору буенча зур сорау килә, сораштырылучыларның яртысына диярлек мондый ихтыяҗ бар. Республика дәрәҗәсендә тиешле карарлар кабул ителде – эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына дәүләт мөлкәте өчен аренда түләүләре буенча кичектереп тору биреләчәк. Хәзерге вакытта программа шартлары эшкәртелүдә.