«Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән тематик бәйрәм үткәрелде.

2021 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 3 ноябрендә Кенәз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән тематик бәйрәм үткәрелде. Бу, чыннан да, матур бәйрәм – Халыклар дуслыгы бәйрәме. Чараның максаты-толерант мөнәсәбәтләр мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудыру, төрле халыкларның һәм илләрнең тарихи үткәненә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү. Бәйрәмгә безнең җирлек территориясендә яшәүче төрле милләт балалары:башкортлар, татарлар, керәшеннәр, таҗиклар, руслар, украиннар, үзбәкләр, удмуртлар, кореялылар җыелды.  Алар бәйрәмдә катнашучыларга үзләренең традицион костюмнарын, гореф-гадәтләрен, милли ашларын тәкъдим иттеләр. Иҗади номерлар башкарылды, кайберләре туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, икенчеләре җырлар җырладылар. Соңыннан барысы бергә кулга-кул тотынышып рус халык уеннары уйнадылар, биеделәр, татар биюләре дә, удмурт, үзбәк һәм башкорт халыклары  биюләре дә башкарылды 

Фото (6).rar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International