2021 елның 19ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

 

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә республика территориясендә ел саен ноябрь аенда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Бөтенроссия хокукый ярдәм көне кысаларында 19.11.20021 елда 15: 00 сәгатьтә онлайн-мәйданчык булачак, анда төрле дәүләт учреждениеләре белгечләре катнашачак

 Алар   сезгә төрле социаль һәм юридик мәсьәләләр буенча консультация уздырачак..

 Бөтенроссия хокукый ярдәм көне Ятим балалар арасыннан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уздырыла. 

Барлык теләүчеләрне онлайн-чарада катнашырга чакырабыз, анда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы дәүләт учреждениеләре белгечләреннән сорауларыгызга җаваплар ала аласыз:

- Опека һәм попечительлек бүлеге;

- Суд приставлары хезмәте бүлеге;

-Республика матди ярдәм үзәге;

-Россия Пенсия Фонды Идарәсе;

-Күпфункцияле үзәк (КФҮ);

 -ГБУ «ЦССУ г.Набережные Челны»

Катнашу өчен сылтама 18.11.2021 җибәреләчәк .

  Сездән белгечләргә сораулар көтәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International