«Халкым чишмэсе»

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә “Шатлык” яшьләр үзәге” тарафыннан  оештырыла торган “Халкым чишмәсе” татар милли иҗаты республика яшьләр фестивале узачак.
Фестиваль нәфис сүз, вокал соло, Вокаль ансамбль, халык биюе (соло), халык биюе (ансамбль), Инструменталь музыка, халык декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.) номинацияләре буенча үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр чакырыла.
Фестивальдә катнашу өчен 2021 елның 15 ноябренә кадәр билгеләнгән форма буенча гариза (1 нче кушымта) тапшырырга һәм конкурс эшләрен беркетергә, «Халкым чишмәсе» тамгасы белән электрон адреска хат җибәрергә кирәк mc-shatlyk@mail.ru ,моннан тыш( түбәндәге сылтама буенча  https://myrosmol.ru/event/73956-Россия яшьләре АИС автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гариза бирергә тиеш.
Фестивальнең беренче этабы онлайн - офлайн форматта узачак. Чара онлайн режимда «Шатлык «яшьләр үзәгендә, Тынычлык проспекты, 59, Яр Чаллы шәһәре.

кушымта 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International