Шилнәбаш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Шилнәбаш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мясникова Татьяна Александровна  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы, район ветераннар советы рәисе һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова килде.Татьяна Александровнага Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар ,ана сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Юбиляр, үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International