Иреклелек эшчәнлеген үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатыннан, 2021 елда иреклелек өлкәсендә (волонтерлык) «Игелекле Татарстан»Республика премиясе узачак.
Хәзерге вакытта күп кенә кешеләр риясыз һәм ихлас күңелдән зур мөһим эшләр башкара.
Конкурста 18 номинация буенча катнашырга мөмкин: 5 коллектив номинация (“Бизнес”, “Иреклелекне оештыручы”, “Мәктәп иреклеләр отряды” һ.б.) һәм 13 индивидуаль номинация (“Елның көмеш иреклесе”, “Туризм өлкәсендә ел иреклесе”, “Мәдәният өлкәсендә ел иреклесе”, “Без бергә” гомумроссия үзара ярдәмләшү акциясе кысаларында ел иреклесе” һ. б.).
Әгәр сез эшчәнлегегезнең лаеклы бәяләвен һәм аның турында бөтен республикага сөйләвен теләсәгез, вакытыгызны сузмыйча, 14 ноябрьгә кадәр гариза бирегез.
Приложение Добрый Татарстан 2021.docx
Премиясенең оештыру комитеты @dobrotatarstan үз аккаунтында тулырак мәгълүмат бирә.