2021 нче елның 15 ноябрендә Кенәз мәдәният йорты һәм Княз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар Советы хезмәткәрләре Закирова Нурдия Ислам кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ул озак еллар «Татарстан»совхозының терлекчелектә эшләде.Һәрвакыт эшкә намуслы һәм зур җаваплылык белән карадым. Нурдия Ислам кызын чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз нык сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, бәхет, иминлек телибез. дип язалар мәдәният йорты хезмәткәрләре