Салым салуның патент системасын түләүнең соңгы вакыты җитә. 

2021 елның 19 ноябре, җомга

Игътибар итегез, салым салуның патент системасы (ПСН) буенча салым суммасын түләүнең соңгы вакыты җитә. 

Патентны түләү срогы патентның гамәлдә булу срогына бәйле.Патентны 6 айга кадәр патентның гамәлдә булу срогы дәвамында түләргә мөмкин.

6 - 12 айга патент  ике төрле юл белән  түләнергә мөмкин: 1/3 өлешен патент гамәлдә булган көннән соң 90 календарь көн дәвамында ,икенче  түләү 2/3 өлешен  -патентның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчыга кадәр 

 

Бер үк вакытта шуны да хәбәр итәбез: салым чорында ПСН куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасы вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә (исәпләнгән суммалар чикләрендә) иминият кертемнәре суммасына кими.

Моның өчен ПСН куллана торган салым түләүче сыйфатында исәпкә кую урыны буенча салым органына ПСН буенча салым суммасын киметү турында хәбәрнамә җибәрергә кирәк (Хәбәр итү формасы Россия Федераль салым хезмәтенең 26.03.20021 ел, № ЕД-7-3/218 боерыгы белән расланган).

Шулай ук хәбәр итәбез, бирелгән патентның гамәлдә булу вакытын озайту каралмаган. ПСН куллануны дәвам иткән очракта, 2022 елда шәхси эшмәкәргә патент алу өчен салым органына ПСН кулланыла башлаганчы 10 көннән дә соңга калмыйча, ягъни 17.12.2021 елга кадәр гариза тапшырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International