Татарстан парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Милли китапханәдә узган утырышында «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында сөйләштеләр.
Очрашу башланганчы, чарада катнашучылар Милли китапханә эше белән таныштылар. Уку бүлмәләрен карадылар, китапларның ничек саклауын, китап басмаларын цифрлаштыру барышын күрделәр, китап бирүдә автоматик система эшчәнлеге белән таныштылар. Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, китапханәгә көн саен меңгә якын укучы килә. Быел 30 меңнән артык китапханә картасы чыгарылган. Чагыштыру өчен: 2019 елда бу сан сигез меңнән артык булган.
Утырышны ачып, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ремонттан соң Милли китапханәнең эчке һәм тышкы яктан бик тә үзгәрүен әйтеп, коллективка киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.
«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Законының гамәлгә ашырылуы турында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
Республикада 1510 китапханә гамәлдә, шул исәптән 1506 муниципаль һәм 4 республика китапханәсе. 88 балалар муниципаль китапханәсе эшли. Аларның күпчелеге клуб биналарында урнашкан.
2020 ел нәтиҗәләре буенча, сайтлары һәм web-битләре булган муниципаль китапханәләр 1325 гә җиткән. 2018 ел белән чагыштырганда, китапханәләр 24,2 процентка арткан, бу кулланучыларга читән торып та хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә, укуны популярлаштыруга китерә. 2020 елда муниципаль китапханәләр сайтларына керүләр саны 1303, 3 мең булган, 2018 елга караганда, бу 251,8 меңгә күбрәк.
Китапханәләрне Интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсе дә актуаль. 2021 ел башыннан Интернетка керә алган муниципаль китапханәләр 94 процент тәшкил итә.
КФУ ректоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров «Милли китапханәнең миссиясе нидә?» дигән сорауга ачыклык кертүне сорады.
«Милли китапханәнең миссиясе үзгәрдеме әллә? Китапханә миссиясе дигәндә, без китапханә кино да төшерерлек, биюләр дә биеп йөрерлек җәмәгать киңлегенә әверелде дип сөйлибез. Ул вакытта аны Милли китапханә түгел, Милли мәдәният үзәге дияргә кирәк», — ди КФУ ректоры.
«Милли» дигәч, аның эчтәлеген дә күздә тотарга кирәк. Эчтәлек белән форма бер-берсен тулыландырырга тиеш. Бер ягын карап, икенче ягын онытмаска кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Илшат Гафуров мәдәният министры Ирада Әюповага.
КФУ ректоры бүген яшьләрне үз ягына аударучы 250 ләп төрле деструктив берләшмәләр булганын искәртте. Аның фикеренчә, деструктивка каршы тору өчен, стратегик чылбыр төзелергә тиеш. «Мин китапханәнең инновацион үсеше стратегиясен карадым һәм югары мәктәптә тәрбия аспекты өчен җавап бирүче кеше буларак мине борчыган сорауларга җавап тапмадым», — диде.
«Милли китапханә үз алдына нинди бурычлар куйганын аңларга кирәк. Кем килүе, нинди сораулар хәл ителүе, нинди чаралар оештырылуы гына түгел бит. Бу эш ничек башкарылуын, бәяләү параметрларын карарга кирәк. Алайса без гел «Эшкә килдем, моны, тегене эшләдек дибез. Бу процесс турында. Ә нәрсә өчен эшлибез моны?» — ди Илшат Гафуров.
Ирада Әюпова күпмедер дәрәҗәдә Илшат Гафуров белән килешүен әйтте. «Без чыннан да китапханәнең төп миссиясен оныта башладык. Аның төп бурычы — ял юнәлешендәге эшчәнлек. Китапханәнең төп миссиясе — хакыйкый, дөрес мәгълүмати ресурсларның үтемлелеге. Ул шул ресурсларның чыганагы булды һәм булачак», — диде.
Министр әйтүенчә, фән белән шөгыльләнүчеме, башка кешеме — Интернет мәгълүматның дөреслеге өчен җавап тотмый. «Ниндидер эш язсагыз да, мәгълүмат чыганагына сылтама булырга тиеш. Безнең яшь буын интернетта гына җавап эзләмәсен, китапханәләрдә эшләргә килсен иде», — дип искәртте.
«Бүген бик аз укыйлар. Бүген җәмгыятьтә мәгълүмат белән эшләү культурасы бик түбән. Без күбрәк акцентлар белән эшлибез. Архивларда да шул ук хәл. Сезнең белән тулысынча килешәм, система кирәк, ләкин бүген китапханә үзен социо-мәдәни киңлек буларак күрсәтмәсә, кысрыклап чыгарылачак», — дип белдерде Ирада Әюпова.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанда халыкара күп телле балалар бакчалары һәм Кембриджның «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салучы Альбина Насыйрова китапханәләргә килүчеләр санын арттыру юлын тәкъдим итте.
Ул китапханәләрнең мәктәпләргә үзләре баруын оештырырга тәкъдим итте.
«Мин Америка китапханәләренең мәктәпләр белән ничек тыгыз эшләгәнен күрдем. Аларда мәктәп китапханәгә түгел, ә китапханәләр мәктәпкә йөри. Ай саен оешкан төстә баралар, мәктәпләр кабул итә, җаваплылыкны үз өстенә ала. Ай дәвамында мәктәптә балалар укыйлар. Аларның барысының да шул китапханәнең укучы билетлары бар. Бик тыгыз эшлиләр», — диде.
Депутат мондый хезмәттәшлекне безгә дә төзеп карарга киңәш итте. «Мәктәп әдәбият исемлеген юллый, һәм китапханә мәктәпләргә китерә. Без сынау мәйданчыгы буларак чыгарга, транспортны да үзебез оештырырга әзер», — дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Милли китапханәсе җитәкчелегенә.
Милли китапханә директор Мәдинә Тимерҗановага әйтүенчә, хәзер үк бу эшне оештыру кыенрак. «Штатны киңәйтүгә, һичшиксез. мәктәпләргә барачакбыз. Әлегә барырга кеше юк, чөнки эш вакыты озайтылды, әмма идея искиткеч, миңа бик ошый», — дип белдерде.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова мәктәпләр белән бик тыгыз бәйләнештә эшләүче берничә китапханә булганын әйтте. «Чыннан да системалы эш булырга тиеш», — диде ул.
Депутатлар китапханә челтәрен яхшырту һәм модернизацияләү өчен үз тәкъдимнәрен керттеләр. Моннан тыш, республикада китапханә ассоциациясе булдыру тәкъдиме ясалды. "Бүген депутатларның китапханә системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәре бик күп иде, без шулай ук Татарстан Республикасында китапханәчеләр ассоциациясен булдыру турында сөйләштек. Бу китапханә системасына бюджеттан тыш өстәмә акча җәлеп итәргә, коммерциячел булмаган сектор өчен конкурсларда һәм грантларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк ", – диде комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.
Утырыштан соң Дәүләт Советы депутатлары республиканың гимназияләре һәм мәктәп китапханәләренә бүләк итеп газета-журналларга язылдылар.