"Гаилә ипотекасы"ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, "Демография" милли проекты составында "Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме" Федераль проекты кысаларында, "Гаилә ипотекасы"ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Президентының программа шартларын яхшырту буенча йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә керде һәм күздә тота:

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге; - Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшмәкәрдән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт сатып алуга бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International