Татарстанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы старт алды. Ел саен үткәрелә торган традицион бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурсны оештыручы – «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы. Конкурсны оештыручылар арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да бар. Конкурсның партнерлары – ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Конкурс 10 номинация буенча үткәрелә. Хатын-кызлар өчен 8 номинациядән тыш, конкурста «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән аерым өлеш каралган.
Конкурс 3 этапта уза: муниципаль берәмлекләрдә 2021 елның 30 ноябренә кадәр, аннары 2022 елның 14 февраленә кадәр зона турлары. Конкурсның финалы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.