Татарстанлылар күчемсез милек белән алыш-бирешләрне электрон рәвештә ешрак рәсмиләштерә башлады

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2021 елның 10 аенда 900 меңгә якын мөрәҗәгатьнең 220 меңе онлайн режимында бирелгән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк. Татарстанлыларның ипотеканы электрон теркәүгә булган ихтыяҗы аеруча зур. Быел барлыгы 16 меңгә якын шундый мөрәҗәгать керде. Татарстанлылар арасында "24 сәгать эчендә Ипотека" программасы да популярлаша бара. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова: "Программадан файдаланып, гариза бирүчеләр берничә өстенлек ала: ә нәкъ менә документларны кабул ителгән көннән алып бер тәүлек эчендә теркәү, КФҮЛӘРГӘ шәхсән бару зарурлыгы булмау, мөмкин булган хаталар һәм мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәндә «кеше факторы» төшереп калдырылды.Әлеге программа эшли башлаганнан бирле без аннан республиканың 5 меңнән артык кешесе файдаландык.»  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International