«ЗМК» җәмгыяте «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында югары призга ия булды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Яшел Үзән  сөт эшкәртү комбинаты «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабында «Сыйфат тәме» призын алды. Аның нәтиҗәләре кичә конкурсның рәсми сайтында басылып чыкты. Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан финалга 156 дәгъвачы чыккан иде.  

Конкурсны оештыручылар буларак,  гадәттәгечә, Росстандарт ярдәмендә, Россиянең Сыйфат проблемалары академиясе эш итте.  Аларның сүзләренә караганда, быел Татарстан «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының иң күп югары призларын алган.

 - Федераль дәрәҗәдә мондый мөһим номинациядә җиңү - ул безнең тәмле һәм сыйфатлы продукция җитештерү буенча көндәлек эшебезгә югары бәя бирү. Иң яхшылар  белән ярышып, тармакның иң таләпчән экспертларыннан    мондый бүләкне алу, әлбәттә,  бик сөендерә, - дип билгеләп үтте «ЗМК» АҖ генераль директоры Ауфар Галиев.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның августында Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының республика этабы лауреаты булды һәм ЗМКның берьюлы җиде сөт продукты призлы урыннар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International