ЗАГСта яңа хезмәт

2023 елның 11 августы, җомга

Әлеге хезмәт аркылы ана кеше бала табу йортында булган килеш үк туу турындагы таныклыкны алу өчен гариза җибәрә ала, – дип сөйләде газетабызга районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

 Әти кеше дә үз чиратында махсус форманы тутырып, сабыйның анасы язган мәгълүматларны имзалый. Гариза исә бала тудыру йорты белән бирелүче электрон бала туу турындагы белешмә белән раслана. Шуннан соң гариза ЗАГСның мәгълүмати базасына эләгә. Аннары, шул мәгълүматка нигезләнеп, ЗАГС хезмәткәрләре туу турындагы таныклыкны һәм пособия алу өчен белешмә әзерли.

– Моннан кала, туу турындагы таныклыкны кәгазьдә алмыйча, аны электрон рәвештә дә сакларга була. Социаль яклау, Пенсия фонды кебек органнарга, медицина ярдәме күрсәтү учрежденияләренә туу таныклыгының электрон вариантын күрсәтү дә җитә. Шулай да бездә халык барлык төр документларның үзендә кәгазьдә саклануына күнеккән – шул сәбәпле, таныклыкның электрон төрен әлегә бик аз кеше сайлый. Һәм бу башлыча яшьләр. Минемчә, «Суперсервис» хезмәте бик уңайлы. Кирәгеннән артык төрле инстанцияләр буенча йөрергә кирәкми. Ата-ана турындагы, никахлашу хакындагы бар мәгълүмат та әлеге хезмәт ярдәмендә сакланган була. Шуңа күрә, барысына да шушы хезмәттән файдаланырга тәкъдим итәбез, – диде Эльвира Ринат кызы.

Әлеге хезмәт ярдәмендә районның ЗАГС бүлегендә тууны теркәү 5 тапкырга арткан. Чөнки элек, туу турындагы таныклыкны алу өчен документлар бала тудыру йортында, сабыйның туу буенча урынында – Чаллыда тапшырылып, таныклык әни белән баланың өйгә кайтыр алдыннан, Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе белән бирелә иде. Хәзер исә, «Суперсервис» хезмәтеннән файдалану сәбәпле, баланың тууын Тукай районның ЗАГС бүлеге терки. «Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: районда туучылар саны артуга таба бара. Һәм бу безнең өчен бик сөенечле хәл,» – дип билгеләп үтте Эльвира Мостафина.

Суровка авылыннан Айдар Сыйтдиков һәм аның тормыш иптәше Гөлназ – яшь гаилә. Алар «Суперсервис» хезмәтеннән файдаланып, өченче уллары Имранның тууын теркәгәннәр. Таныклыкны алу өчен Айдар Рәфис улы районның ЗАГС бүлегенә өлкән балалары – Эмин, Рамин белән килгән.

– Әлеге хезмәткә бик уңайлы карыйм. Хәләл җефетем Гөлназ гаризаны бала тудыру йортында ук язды. Аннары, миңа электрон почтага хәбәр килгәч, мин дә үз чиратымда тиешле мәгълүматны тапшырдым. 2 август көнне гариза җибәргән идек һәм менә бүген – 4 августта туу турындагы таныклык инде кулымда. Әле бәбиебез әнисе белән бала тудыру йортыннан да чыкмаган, ә кирәкле документларны әзерләп тә бирделәр. Бик зур рәхмәт, – дип елмаеп, тәҗрибәсе белән уртаклашты Айдар Сыйтдиков.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International