Сезне чын йөрәктән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
8 Март – барлык хатын-кызлар бәйрәме. Тормыштагы иң мөһим кыйммәтләр: гаилә учагы җылысы да, балалар елмаюы да һәм бәхете дә сезнең белән бәйле.
Без барыбыз да якты дөньяга килүебез белән хатын-кызга бурычлыбыз. Газиз ана буларак, сез балаларыбызга сөю һәм наз бүләк итәсез, аларны яхшылыкка өйрәтәсез, белем hәм тәрбия бирәсез. Без сезгә моның өчен бик тә рәхмәтлебез.
Авыр сугыш елларында ирләр урынына тормыш йөген нәфис җилкәләрендә тарткан чал чәчле ветеран апалаларга, күп балалы аналарга, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләренә, аларның тормыш иптәшләренә, авылларда волонтерлык белән шөгыльләнүче активист ханымнарга һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым хөрмәт.
Күңелләрегездә һәрвакыт яз чәчәк атсын, тормышларыгыз һәрчак шатлык, бәрәкәт белән тулы, ә бәхет сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек hәм татулык телим! Барыгызны да бәйрәм белән!
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.