Калмия авыл китапханәсендә кичә Ифтар ашы үтте.
Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә, китапханәләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу - бик күркәм һәм саваплы гамәл.
Күңелләрендә иман нуры булган авылдашлар саваплы һәм изге ашта катнашты. Ашны үткәрүдә катнашкан авылдашларга, килгән кунакларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бигрәктә матди ярдәм итүче Филәрит хәзрәткә, Голшат абыстайга, тәмле аш пешерүче Нурзания апага, булышчылар Фәнисә белән Фирдәния апага, күчтәнәчләр алып килгән авылдашларга бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Килгән кунаклар аралаша-аралаша, тәмле ризыклар белән сыйланды. Киләчәктә дә туган авылларында шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын, дип таралышты кунаклар.