21 нче декабрь көнне Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей-интернаты базасында укучыларның “Яшьләр фәнни эзләнүдә” дигән өченче республика фәнни-гамәли конференциясендә Биклән мәктәбеннән 11 нче класс укучысы Әхмәтҗанова Айназ катнашты. (Укытучысы Якупова Л.Х.) Айназ үзенең фәнни эшен авылыбыз шагыйрәсе, дүрт китап авторы Рәзинә апа Сәетгәрәева иҗатына багышлап язган иде һәм татар филологиясе секциясендә тәкъдим итте. Экспертлар тарафыннан Айназның эше югары бәяләнде һәм II дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнде. Айназны әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез.