Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәр мәктәптә тимераяк, кәшәкәләр булдыру бурычын куйды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Кышкы чорда балаларның ялын оештыру мәсьәләсе – хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә.  Дүшәмбе көнне район активы катнашындагы атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәевнең чыгышы тыңланды. Районда 24 хоккей корты эшли. Әмма әлегә спорт инвентаре җитәрлек түгел. Борды, Боерган, Калмия, Күзкәй, Кнәз, Комсомолец, Иске Абдул, Шилнәбаш мәктәпләрендә тимераяклар юк. Әлеге җәһәттән муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәр мәктәптә тимераяк, кәшәкәләр булдыру бурычын куйды.
 
– Гаиләнең кереме, финанс хәле нинди булуга карамастан, һәр баланың тимераякта шуу мөмкинлеге булырга тиеш, –  диде ул. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International