Телефон бер сәгать өчендә бер минутка да тынмады

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Яңа ел – үзе белән үзгәрешләр, яңа өметләр алып килүче матур вакыт. Балалар өчен исә бу – могҗизага, бүләкләргә бай бәйрәм дә әле. Моның шулай икәненә дүшәмбе көнне «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан уздырылган «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясендә янә бер тапкыр искәрдек дип яза "Якты юл" газетасы хезмәткәре.
Бу көнне 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр балалар, Кыш бабайның телефонына шалтыратып, шигырь сөйләп, җыр җырлап бүләк алу бәхетенә иреште. Ә бүләкләр күз явын алырлык матур: баллы күчтәнәчләр тутырылган матур җиз тартмалардан алып, өстәл уеннары, иҗат җыелмалары, курчак, машина ише уенчыкларга кадәр бар иде. Кыш бабай белән Кар кызына шундый саллы бүләкләрне тупларга быел да акциянең иганәчесе – муниципаль район Советы депутаты, «Күзкәй» ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков ярдәм итте. 
 
Бер сәгать эчендә Кыш бабай белән Кар кызына районның төрле авылларыннан 43 кеше шалтыратты. Өч яшьтән алып ундүрт яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр телефонны бер минут та тын тотмады. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International