Бу атнада дүшәмбе көнне Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое балаларына һәм яшьләренә тимераяк спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруда шәхси эшмәкәрләр Михаил Кулиш, аның улы Сергей Кулиш, Альберт Никитин, Айгөл Петренко җитәкчелегендә район күпфункцияле милек үзәге коллективы иганәчелек иткән. «Татарстан коммуналь челтәрләре» , электр челтәрләренең райондагы бүлеге төзелеш, яктырту эшләрен башкарган. Корт төзелешенә авыл җирлеге (башлыгы Римма Рәис кызы Волкова) дә үз чыгымнарын керткән.
Яңа кортны ачу тантанасында новотроицкоелыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Васил Хаҗиев ирештерде. «Иң мөһиме – шугалак тик тормасын. Анда һәрвакыт яшь спортчыларның шат авазы гөрләсен. Ә киләчәктә сезне танылган хоккейчылар рәтендә күрергә язсын», – диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп. Аннары район башлыгы төзелешкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Җирлек башлыгы. Аннары символик лента киселде һәм шугалакның капкасы ачылды. Чараның тантаналы өлешеннәнбоз өстендә рәхәтләнеп шуыдылар . Мәктәп директоры Әдип Низамовның әйтүенчә, шушы кыска гына вакыт эчендә укучылардан хоккей командасы да төзелгән. Иганәчеләр аларга хоккей киемнәре комплектын да бүләк иткәннәр.