"Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән акция

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
18 нче ноябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр  ата-аналар өчен “Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырды. Әлеге акциянең максаты – ата-аналарның балаларда наркотикларга каршы тору юнәлешләрен оештыру, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру иде.
Ата-аналар җыелышлары барышында белгечләр наркоманияне дәвалау, аңа каршы профилактика, наркотик матдәләргә бәйле булган затларны реабилитацияләү һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы юнәлешләр өлкәсендәге Россия Федерациясе кануннары таләпләрен җиткерделәр. Шулай ук өйдәге компьютерларга балигъ булмаган яшүсмерләрнең интернеттан кирәк булмаган мәгълүмат алуны чикләүче махсус фильтрлар кую зарурлыгын аңлаттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International