Республика яңа ел чыршы бәйрәменә 7 меңләп тамашачы килде.

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
  “Татнефть-Арена” Боз сараенда Республика яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар бәйрәм итте. 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр якынлашып килүче 2014 ел – Ат елына багышланган сценарий буенча сәхнәләштерелгән күренешеләрне тамаша кылды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков килде.

Боз сарае фойесында өстәмә белем бирүче балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре күргәзмәсе, шулай ук иҗади коллективлар һәм аниматорлар мәйданчыклары оештырылды.
“Татарстанда хыяллар чынга аша” темасы буенча әзерләнгән Яңа ел тамашасы күзләрне камаштырырлык ике катлы сәхнәдә барды. Чараның төп идеясе – балаларның күңел түрендәге иҗади, спорт, инновацион теләкләренең чынга ашуы.

Чыршы бәйрәме республиканың “Дорога из города” бию театры студиясе, “Казан” бию ансамбле, “Мгновение” хореографик ансамбле, “Татарстан” хореографик коллективы, “Бисеринки” бию коллективының “Барби-коктейль” вокаль ансамбле, Украинаның “Минута славы” финалистлары, халыкара конкурс җиңүчеләре булган һава гимнастлары Олег һәм Юлия Поспелова һәм “Пицца” төркеме кебек танылган иҗади һәм спорт коллективлары – барлыгы 1 меңнән артык артист һәм эстрада җырчысы катнашында үткәрелде.
Бәйрәмне алып баручыларның берсе Балалар Евровидениесе-2013 финалисткасы Даяна Кириллова булды. Ул тамашачыларга халыкара җыр бәйгесендә башкарган “Мечтай” композициясен бүләк итте. Чыршы бәйрәмен күңелле һәм җанлы үткәрүдә 100 дән артык волонтер ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International