Тукай районында күпфункцияле үзәк эшли башлады. Беренче булып ЗАГС (Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге) белгечләре үзләрнең ярдәмнәрен тәгъдим иттеләр. Әлегә 7 төр муниципаль хезмәт – Муниципаль районда Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ЗАГС таныклыкларын кабатлап бирү, төзелешкә рөхсәт, биналарның кулланылу төрен үзгәртү, торакка мохтаҗ гражданнарны исәпкә бастыру һәм башка документлар кабул итә һәм караячак. Киләчәктә исә үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр саны 50гә кадәр җитәргә тиеш.Халыкка рәсми кәгазьләр артыннан йөрү җиңелләшәчәк. Үзәктә эш бер тәрәзә принцыбыннан чыгып оештырыла. Бүгеннән халыкны ике белгеч кабул итсә, киләсе ел башыннан аларның саны 5 кә җитәргә тиеш.