Равил Моратов урынына Алексей Песошин киләчәк

2013 елның 27 декабре, җомга
6 декабрь көнне, ягъни бүген, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның 2013 елдагы соңгы утырышына җыелды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан башланып китте.Ул депутатларга күп еллар дәвамында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән Равил Моратовның лаеклы ялга китү карары кабул итүе турында хәбәр итте.

- Сез Равил Фатыйх улын дәүләт җитәкчелегендә хезмәт итүче буларак соңгы тапкыр күрәсез. Ул күп еллар дәвамында хакимиятне, хөкүмәтне чагылдыручы шәхес булды. Аны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ул республика үсешендә аеруча авыр еллардан ук иң җаваплы урыннарда хезмәт куйган шәхес, - дип сөйләде Президент үзенең чыгышында.Равил Моратов урынына Алексей Песошин киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International