Конкурста катнашучыларны хәрби комиссариат котлый

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
014 елның 15 февралендә Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә (СНГ) Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Шул уңайдан республика балалар китапханәсе һәм ТРның хәрби комиссариаты балалар һәм яшүсмерләр арасында «Хәрби батырлык кыры – Әфганстан» дип аталган иҗат конкурсы үткәрде. Районыбыз балалары да анда актив катнаша. Әлеге конкурсның муниципаль этабына йомгак ясалды.13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында I урынны – Кече Шилнә мәктәбе укучысы Гадел Крапивин (ул Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы, Әфганстанның Кабул, Баграм җирләрендә хезмәт иткән Геннадий Харитонов турында интервью эшләгән), II урынны – Калмия мәктәбе укучысы Алинә Гәрәева (авылдашы Равил Хаҗиев турында эссе язган) һәм III урынны Түбән Суыксу мәктәбе укучысы, Кувады авылы малае Максим Бухаров (әтисе Николай Бухаровның Шиндант, Кандагар якларында хезмәт иткән авыр еллары турында бәян иткән) алдылар. Конкурста җиңүче балаларга исә хәрби комиссариат һәм район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре исеменнән Мактау кәгазьләре, һәм бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International