Үз үлчәү категориясендә Милана Сәлахова II урын яулап алды

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча «Кыш бабай» призына ачык республика турниры үткәрелде. 
Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 100дән артык спортчы көч сынашты. Районыбыз данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Круглое Поле поселогы филиалы спортчылары яклап чыкты. Үз үлчәү категориясендә Милана Сәлахова II урын яулап алды. Милананың ирекле көрәш белән әле 3 ай гына шөгыльләнгәнен әйтеп үтү кирәк. Моңа карамастан ул инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International