Һәр елны Яңа ел бәйрәмнәре чорында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре «Полиция Кыш бабае» акциясендә катнашалар. Алар бу көннәрдә аз керемле, социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрдә яшәүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлеге акция кысаларында хезмәткәрләр хәйрия акчалары җыеп, балаларга төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алалар.
Быел хокук саклаучылар хәйрия чарасын Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбеннән башладылар. Кыш бабай булып киенгән полиция капитаны Илнур Хәмәтов, Кар кызы – полиция капитаны Эльмира Нурхәмитова интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларны котладылар. Аларга тәмле күчтәнәчләр һәм телевизор бүләк иттеләр. Балалар һәр елны үзләренә килә торган полиция Кыш бабаен һәм Кар кызын бик шатланып каршы алдылар. Кунакларны җырлары, шигырьләре, биюләре белән сөендерделәр.