«Полиция Кыш бабае» Теләнче Тамакта һәм Иске Дөрештә яшәүче, һәрберсендә бишәр бала тәрбияләнүче социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләргә булдылар Балаларның һәрберсенә баллы күчтәнәчләр һәм уенчыклар бирделәр. Хокук саклаучыларның әлеге акциясе 2014 елның 7 январенә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Нияз Мозаффаров.