Бәйрәмнәр котлы булсын!

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
 Бүген Иске Абдул авылында гомер итүче Дәүләтшин Зөфәр абыйның 80 яшьлек гомер бәйрәме .Аны котларга районнан ветераннар Советы  рәисе Гиниятуллина Г. Р. ,авыл җирлеге башлыгы Сафина Р. Х.,. Сәйдәш исемендәге  авыл хуҗалыгы рәисе   Сафин М.Т. ,  авыл ветераннар Советы членнары,Зөфәр Шәймөхәммәт улының   күп санны укучылары, балалары, оныклары килгән иде. Зөфәр абый гомер буе балаларга белем бирде,күп санлы мактауларга лаек кеше! Күркәм бәйрәмегез белән  Сезне, Зөфәр абый, исәнлек,  озын гомер, сәламәтлек  юлдаш булсын!
Сау-сәламәт булып яшә син,
Бирешмә килгән картлыкка.
Киләчәгең тагы да матур булсын
Һәм күмелсен бәхет-шатлыкка.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International