Шулай ук Мәләкәс мәдәният йортында “Яңе ел сынамышлары” дип аталган бал-маскарад та үтте. Сцена белән фойены бәйрәмчә бизәүдә китапханәче Л. Фартдинова актив катнашты. Хореографик номерлар Т. Солдатова җитәкчелегендә әзерләнде. Бәйрәмнең концерт программасы да бик эчтәлекле булды. "Кэмит компания" коллективы талантлары В. Анисимов, А. Әсәнов, И. Карамзин, К. Евдокимов, А. Хөсәенов, Э. Гаврилов, А. Асылгәрәева, Э. Фартдинова, А Илларионова hәм диджей А. Афанасьев тамашачылар игътибарына 8 миниатюра тәкъдим иттеләр. "Яшьлек" коллективы үзенең иң яхшы биюләрен башкарды. Нәни йолдызчыклар А. Шәйхразыева hәм И. Шагалиева яңа җырлары белән сөендерделәр. Авыл җирлеге башлыгы М. Мифодеев мәләкәслеләрне бәйрәм белән котлады. Соңыннан бәйрәм лотереясы уйнатылды, дип хәбәр итте Мәләкәс мәдәният йорты директоры Л. Адамова.