Бәйрәмгә яхшы укыган, мәктәптән тыш эшләрдә актив катнашкан, спорт ярышларында, бию һәм җыр конкурсларында, төрле фестивальләрдә уңышка ирешкән балалар килгән иде.Бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Президенты исеменнән Хөкүмәт Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков тәбрикләде.
— Бу залда бүген күпмилләтле республикабызның төрле төбәкләреннән килгән иң акыллы, иң актив, иң зирәк, иң тырыш балалар җыелган, — диде Илдар Шәфкать улы . — Сезгә ныклы сәламәтлек, игелекле эшләрегездә уңышлар, туып килүче елда барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, йөзләрегездә елмаю балкуын, белем алуның һәрвакыт шатлык кына китерүен телим. Сезнең хезмәт, тырышлык һәм казанышлар нәтиҗәсендә республика елдан-ел көчлерәк була барсын. Бәйрәм белән сезне, яшь дуслар! Яңа ел белән!
Балалар бу бәйрәмнән бик күтәренке күңел байлыгы белән кайттылыр.