Яшьләр фәнни эзләнүдә

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
атарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Яр Чаллы шәhәре Башкарма Комитеты Мәгариф hәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм ЮҺБ ФДБМУ “Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты” белән берлектә 2013 нче елның 21 нче декабрендә муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат» базасында “Яшьләр фәнни эзләнүдә” III республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясен үткәрде.
Читтән торып үткән беренче турга 419 фәнни эш килде. Аларны тикшерү өчен, “Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты”ннан галимнәр, Яр Чаллы шәhәренең мәгълүмати-методик үзәгеннән укытучылар, белгечләр чакырылды.
Фәнни-гамәли конференциядә гомуми белем бирү оешмаларының, гимназия, лицейларның 8–11 сыйныф укучылары катнашты.
Экспертлар һәм килгән кунаклар чыгышларның яхшы әзерлекле, эчтәлекле булуын, конференциянең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.
Конференциядә катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Татар теле секциясе:
3 урын – . Исламова Алсу Әнәс кызы, Тукай районы Калмаш урта мәктәбе, 11 сыйныф;
Татар әдәбияты секциясе:
2 урын – Әхмәтҗанова Айназ Айдар кызы, Тукай районы, Биклән урта мәктәбе, 11 сыйныф;
3 урын – Адиева Айсылу Рәдиф кызы, Тукай районы, Калмаш урта мәктәбе, 8 сыйныф;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International