ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына Николай Титов билгеләнеп куелды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге карары беләнТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына Николай Титов билгеләнеп куелды.Николай Титов 1962 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Югары Ослан районының Патрикеево авылында туган. 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.2002 елда - «Бөтенроссия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен», 2005 елда - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнгән, 2012 елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек була.

Моңа кадәр бу вазыйфаны биләгән Минсагир Нуретдинов «Просто молоко» ИК ҖЧҖнең АПК буенча генераль директорының беренче урынбасары итеп билгәләнеп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International